news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлы әнисен яклап, аның өйдәшен пычак белән чәнчеп үтергән

Фаҗига узган җомгада 3нче Нокса урамындагы йортларның берсендә булды.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Казанда яшәүче 27 яшьлек ир әнисен яклап, аның дустына пычак кадаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«10 май төнендә Казанның 3нче Нокса урамындагы йортларның берсендә дүрт чәнчелгән-киселгән җәрәхәт рәвешендә көч кулланып үтерелгән 47 яшьлек ир-атның мәете табылган. Җинаять кылуда шикләнеп, мәрхүм белән бергә торган хатынның 27 яшьлек улы тоткарланган, ул гаебен таныган», – дип сөйләде агентлыкка Андрей Шептицкий.

Тикшерү фаразлаганча, үтерү алдыннан бу пар хәмер табыны корган. Аннары алар талашканнар һәм ир өйдәшен кыйнаган. Хатын улы янына китә һәм иптәшеннән зарлана. Тегесе, үз чиратында, әнисен якларга теләп, пычак алып, әнисен кыерсыткан ир-ат янына килә. Ул ир-атка пычак белән һөҗүм иткән, шуннан соң әнисеннән ашыгыч ярдәм чакыртуын сораган.

Бу фактка карата «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында шикләнелүче тикшерү изоляторында булачак. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot