Апрель аенда Әлмәттә 45 янгын очрагы теркәлгән

Янгыннарда 8 кешенең гомере өзелгән, 4 кеше зыян күргән

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Апрель аенда Әлмәт шәһәрендә һәм муниципаль районында 45 янгын очрагы теркәлгән, шуларның 24е - шәһәрдә, 17се районда чыккан. Янгыннарда 8 кешенең гомере өзелгән, 4 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Әлмәт муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгыннарның күпчелеге электр җиһазларын монтажлау, техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыкканлыгын җиткерә. Ә менә кешеләрнең үлеменә нигездә аек булмаган килеш тәмәке тарту сәбәпче булган.