news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын ике хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат булган

Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле 442 кеше үлгән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше - ике хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Covid-19 инфекциясеннән 1939 һәм 1961 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1965 елда туган ир-ат вафат.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр республика министрлыгы матбугат хезмәтендә.

2021 елның 15 апреленә алынган мәгълүматлар нигезендә, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирустан рәсми рәвештә 442 үлем очрагы теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100