Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан юлында пошины бәрдергән мотоциклчы җәрәхәтләр алган
Мотоциклчы юл-транспорт һәлакәте вакытында шлем кимәгән булган.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич республиканың Лаеш районындагы трассада мотоциклчы пошины бәрдергән, дип сөйләделәр «Татар-информ»га авария шаһитлары.
Бу хәл Астраханка һәм Тетеево бистәләре арасында булган. Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән коткаручылар мотоциклның дәүләт номерлары булмавын, ә мотоциклчы үзе, башлангыч фараз буенча, авария вакытында шлем кимәгән булуын ачыклый.
Шаһитлар сүзенә караганда, пошига бәрелгәннән соң егет мотоциклдан юлга барып төшкән. Аны авыр җәрәхәтләр алган килеш Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
«Мотоциклчының хәле тотрыклы авыр, имгәнгән җирләре күп, борыны сынган. Хәзер ул реанимациядә» - диделәр агентлыкка Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз