news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан медицина көллияте янында «ГАЗель» 20 яшьлек егетне бәрдергән

Кеше үлеменә китергән авария бүген иртәнге уннар тирәсендә Мәүлетов урамында булган.

Казан медицина көллияте янында «ГАЗель» 20 яшьлек егетне бәрдергән

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан медицина көллияте янында «ГАЗель» 20 яшьлек егетне бәрдереп үтергән.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, фаҗига бүген иртәнге уннар тирәсендә Мәүлетов урамындагы 34нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «ГАЗель»нең йөртүчесе артка таба хәрәкәт иткән вакытта җәяүлеләр юлында 20 яшьлек егетне таптаткан.

«Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана», - дип ачыклык керттеләр шәһәрнең ЮХИДИ идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot