Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2021 елның өч аенда Россиядә 108 бала янгында һәлак булган
Аларның күбесе торак йортларда чыккан янгыннарда якты дөнья белән хушлашкан.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Быелның беренче кварталында Россиядә 108 бала янгында һәлак булган, аларның күбесе торак йортларда чыккан янгыннарда якты дөнья белән хушлашкан.
ТР буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин шул хакта хәбәр итте.
«Әгәр янгыннарга бәйле вазгыятькә анализ ясасак, беренче кварталда Россия территориясендә 108 балигъ булмаган баланың гомере өзелгән. Балаларның күбесе (107) торак йортларда чыккан янгында һәлак булган», - диде Трущин.
Соңгы биш елда Россиядә янгыннарда 1 мең 981 балигъ булмаган бала якты дөнья белән хушлашкан. Шул ук вакытта, Идел буе федераль округы территориясендә 376 баланың (быелның өч аенда - 28) гомере өзелгән.
Татарстанга килсәк, 2021 елның беренче өч аенда республикада ике бала янгында һәлак булган. Соңгы биш елда Татарстанның 25 муниципаль берәмлегендә янгында балалар үлеменә бәйле очраклар теркәлгән, дип искәртте спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз