news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә җиңел автомобиль баганага бәрелү нәтиҗәсендә 18 яшьлек пассажирның гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте кичә Шевченко урамында булган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Әлмәттә җиңел автомобиль баганага бәрелү нәтиҗәсендә 18 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Шевченко урамында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче тизлеген арттырган һәм идарәсен югалтып, баганага килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, ике пассажирны хастаханәгә озатканнар. Шофер янәшәсендә утырганы реанимациядә үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot