Әгерҗедә 70 яшьлек хатын-кыз сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында фатирында янып үлгән

Янгын Лесопильная урамындагы бер йортта чыккан.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Әгерҗедә 70 яшьлек хатын-кыз сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында үз фатирында янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Лесопильная урамындагы йортның бер фатирында нәрсәдер януы турында хәбәр килгән – күршеләр аннан төтен чыгуына игътибар иткән. 101нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре фатир ишеген ачып кергәч, аш бүлмәсендә 6 квадрат метр мәйданда идән һәм мебель януын ачыклаган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны берничә минут эчендә сүндергән. Фатирда өлкән яшьтәге хуҗабикәнең мәетенә юлыкканнар. Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәп булган, дип фаразлана.

Күршеләр белән аралашкан вакытта янгын сүндерүчеләр хатын-кызның икенче төркем инвалид булуын, ялгызы яшәвен һәм өеннән сирәк чыгуын ачыклаган. Ул шулай ук тәмәке тарткан һәм «яшел елан» белән дә дус булган.