Зәй шикәр заводы мастеры өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Анда предприятиенең өч хезмәткәре пешеп үлгән иде

 (Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Зәй шәһәре суды “Зәй шикәре” ААҖ җитештерү мастерына карата хөкем карары чыгарды. 2014 елның 4 декабрендә шикәр заводында предприятиенең 3 хезмәткәре пешеп үлгән иде. Тикшерү барышында предприятиедә хезмәтне саклау һәм техник куркынычсызлык таләпләре бозылуга юл куючы буларак, заводның төп җитештерү мастеры гаепләнә. Шәһәр суды аңа карата, 3 елга ирегеннән мәхрүм итеп, торак-колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарды. Шул ук вакытта ул 3 ел дәвамында хезмәтне саклау, техник куркынычсызлыкка җаваплы булган урыннарда эшли алмаячак, дип яза “Зәй офыклары”.