news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Нагорный бистәсендә авариядә хатын-кыз һәлак була

Авария бүген Таежная урамында була.

Казанның Нагорный бистәсендә авариядә хатын-кыз һәлак була
Полина Шевчук

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Казанның Нагорный бистәсендә внедорожник хатын-кызны бәрдерә. Хатын-кыз һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Авария бүген Нагорный бистәсендәге Таежная урамында сәгать икедә булды. «КИА» машинасы хатын-кызны бәрдерә.

«Җәяүле алынган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Һәлак булган хатын-кызга якынча 60-65 яшь. Урында автоинспекторлар эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана», — дип аңлаттылар Казан ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100