news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы иң яхшы гимназиянең беренче директоры вафат булган

Татарстанның атказанган укытучысы Алинә Титовага 77 яшь булган.

(Чаллы, 15 март, «Татар-информ»). Чаллыда 14 мартта Татарстанның атказанган укытучысы, автошәһәрнең мактаулы гражданины, 76нчы гимназиягә нигез салучы һәм аның беренче директоры Алинә Титова вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу турыда гимназия администрациясе хәбәр итә.

«Алинә Титова талантлы җитәкче, хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар өчен идея илһамчысы һәм абруйлы шәхес иде. Аның тырышлыгы белән гимназиянең иң яхшы традицияләренә нигез салынды. Гимназиянең педагоглар коллективы аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын һәм бу ачы югалту хәсрәтен уртаклаша», дип хәбәр ителә хәбәрдә.

76нчы гимназия республиканың иң яхшы 20 мәктәбе һәм Россиянең 500 мәктәбе исемлегенә керә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100