news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атнада Казан транспортында 1,6 меңнән артык пассажир битлек кимәгән

Алдагы атна белән чагыштырганда битлек режимын бозучылар саны кимегән.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Узган атнада Казан транспортында ревизорлар 1685 пассажирның битлексез булуын ачыклаган. Кисәтү ясаганнан соң, кагыйдә бозучылар битлекләрен киеп куйган.

Ревизорлар 65 контроль урынында 1877 берәмлек җәмәгать транспортын тикшергән. Бу турыда Казанның транспорт сайтында хәбәр ителә.

Ревизорлар автобус, трамвай, троллейбус һәм метрода тикшерү үткәргән.

1 марттан 8 мартка кадәр Казан җәмәгать транспортында 2063 пассажирның битлек кимәгәне ачыкланган. Шулай итеп, ковидка каршы кагыйдәләрне бозучылар 15 процентка кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100