news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче үлгән

Чистай—Түбән Кама трассасында «Опель» һәм унбишенче модельле «Лада» бәрелешкән.

Татарстанда юл һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче үлгән
очевидцы

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанда ике автомобиль бәрелешкән. Аларның берсенең йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Кичә көндез Чистай — Түбән Кама трассасында Түбән Кама районының Сухарево авылыннан ерак түгел урнашкан ягулык салу станциясе янында «Опель» һәм унбишенче модельле «Лада» бәрелешкән.

«Лада» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз авария урынында үлә, «Лада» пассажиры имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100