Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада укучы бала мәктәпкә пистолет алып килгән
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелгән, вазгыять контрольгә алынган.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Каманың 32нче мәктәбендә 8 сыйныфта укучы бала дәресләргә пневматик пистолет белән килгән. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр чыкты.
«Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәтендә районның Мәгариф идарәсенә сылтама белән аңлатуларынча, бу факт буенча тикшерү үткәрелгән, вазгыять контрольгә алынган. Идарә белгечләре мәктәп администрациясенә киңәшләр биргән, укучының ата-анасы һәм укучы белән эш алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз