news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Арбитраж судында Рәшит Сәлахов белән хушлашу мәрасиме башланды

Россия һәм Татарстанның атказанган юристы 14 февральдә 80нче яшендә вафат булды.

Татарстан Арбитраж судында Рәшит Сәлахов белән хушлашу мәрасиме башланды

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Казанда ТР Арбитраж судының элеккеге рәисе Рәшит Сәлахов белән хушлашу мәрасиме башланды. Хушлашу чарасы Татарстан Арбитраж суды бинасында уза.

«Рәшит Ислам улы – авыр язмышка ия кеше, аңа күпне кичерергә туры килгән. Шуңа да карамастан, ул югары профессионал, киң күңелле кеше булып калды, сүзе белән дә, гамәлләре белән дә ярдәмгә килергә әзер иде», - дип аның турында хис-кичерешләре белән уртаклашты ТР Арбитраж суды рәисе урынбасары Олег Логинов.

Шунысын да искәртик: Россия һәм Татарстанның атказанган юристы Рәшит Сәлахов 2021 елның 14 февралендә 80нче яшендә вафат булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аның вафатына бәйле мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot