news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казанда мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен ачыклый

Бала исән, хәзер аны табиблар тикшерә.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Прокуратура Казанда мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Агентлык мәгълүматларына караганда, бу хәл бүген Шамил Усманов урамында урнашкан 65нче мәктәптә булган. Мәктәпнең дүртенче каты тәрәзәсеннән тугызынчы сыйныф укучысы егылып төшкән.

«Күзәтчелек ведомствосы мәктәп администрациясенең укучыларның тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү, шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау өлешендәге гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк», — дип сөйләде Галиев.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә баланың исән булуын әйттеләр. Хәзер аны табиблар тикшерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100