Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф идарәсе: Тәрәзәдән егылган укучы сыйныфташлары белән ызгышмаган
Казанның 65нче мәктәбендә укучы Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина тикшеренүе уза.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Казанның 65нче мәктәбе тәрәзәсеннән егылган яшүсмер белән бәйле вазгыятьне ачыклый. Бу турыда «Татар-информ»га идарә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Мәгариф идарәсе бу вазгыятьтән хәбәрдар, хезмәткәрләр һәлакәт урынына барган. Бала исән, аны әнисе озатуында ашыгыч ярдәм белән республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, хәзер бала хастаханәдә тикшерү уза», — дип сөйләделәр ведомствода.
Тәрәзәдән егылган укучының бүген сыйныфташлары белән ызгышмавын да искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз