news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атнаның соңгы эш көнендә Казан 9 баллы бөкедә утыра

Шәһәрнең барлык районнарында да диярлек юлларның тыгылганлыгы күзәтелә.

Атнаның соңгы эш көнендә Казан 9 баллы бөкедә утыра

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу атнаның соңгы эш көнендә Казан 9 баллы бөкедә утыра. «Яндекс. Бөкеләр» порталы мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласында транспорт хәрәкәте нык кыенлашкан.

Картадан күренгәнчә, шәһәрнең барлык районнары да диярлек кызыл «яна». Инде гадәткә кергән  бөкедә Ямашев проспекты буенча Академик Арбузов урамына таба баручы машина йөртүчеләргә берничә дистә минут вакыт үткәрергә туры киләчәк — биредә хәрәкәт Адоратский урамы белән киселештән ук тукталган.

Шәһәрнең Яңа Савин районының төп урамнарында да эшләр әйбәт түгел. Мусин, Чуйков, Чистай, Адоратский урамнары — бөтен җирдә түземлек җыеп хәрәкәтләнергә туры киләчәк.

Казан үзәге шулай ук кызыл зонада. Барлык урамнарда да йөрү кыенлыклары бар. Шулай ук катлаулы юл вазгыятен күп санлы юл-транспорт һәлакәтләре көчәйтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100