news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ГИМС хезмәткәрләре Иделдән батып үлгән ир-ат мәетен чыгарган

Фаразлар буенча, үлемнең сәбәбе булып, ныгып җитмәгән бозга чыгу тора.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез махсус хезмәтләрне чакыру 112 номерына Кама Тамагы районының Сөйки бистәсе тирәсендә Идел елгасында ир-ат батып үлүе турында хәбәр алынган. Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) хезмәткәрләре ярдан 700 метр ераклыкта су өслегендә батып үлгән кеше мәетен тапкан. Мәрхүмнең Чувашия Республикасының Алатыр районы Восход бистәсендә яшәгән 38 яшьлек ир-ат булганлыгы ачыкланган.

Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Башлангыч фаразлар буенча, үлемнең сәбәбе булып, ныгып җитмәгән бозга чыгу тора. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot