news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 елда ике меңгә күбрәк кеше үлгән

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында үлүчеләр саны арту сәбәпләрен Идел буе федераль округында гомер озынлыгы күрсәткечләре югары булуы белән бәйлиләр.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның башыннан Татарстанда 56 мең кеше вафат булган, бу 2020 елга караганда ике мең кешегә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

2019 елда Covid-19 пандемиясенә кадәр Татарстанда яшәүче 42,6 кеше үлгән. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ул вакытта гомуми үлем коэффициенты мең кешегә 11 кеше тәшкил иткән. 2021 елның ноябрендә ул мең кешегә 15, 7 очрак тәшкил итте.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында үлүчеләр саны арту сәбәпләрен Идел буе федераль округында гомер озынлыгы күрсәткечләре югары булуы белән бәйлиләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100