Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Артем Хохорин Биектау районы полициясенең яңа җитәкчесен билгеләде
Полиция подполковнигы Айнур Вәлиев элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы бүлеге шәхси составына яңа җитәкче – полиция подполковнигы Айнур Вәлиевне тәкъдим итте. Элек ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы бүлек коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Айнур Зиннур улына яңа вазифасында уңышлар теләде.
Айнур Вәлиев Арчада туган, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Органнарда хезмәт итүне җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оперуполномоченные вазифасында башлый, шуннан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшли.
Өйләнгән, өч кыз тәрбияли. Вәлиев Россия Эчке эшләр министрлыгының барлык дәрәҗәдәге «Хезмәттәге казанышлары өчен», шулай ук «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре, «ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз