news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгын чыккан йортта ир-ат һәлак булган

Янгын кичә кич Түбән Олыҗы авылында агач йортта чыккан.

Татарстанда янгын чыккан йортта ир-ат һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә шәхси йортта янгын чыккан. Янгында йорт хуҗасы һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җомга, 13 декабрьдә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Зәй районының Түбән Олыҗы авылында Үзәк урамда йорт януы турында хәбәр килде.

Бер катлы 60 кв.метрлы йорт януы ачыкланган. Янгыннан соң йорт корылмаларын тикшергәндә 58 яшьлек хуҗаның мәете табылган.

Янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан булырга мөмкин.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100