news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән ветеранга бурычлар түләнгән

Михаил Павловны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медален алу исемлегенә керткәннәр.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән 97 яшьлек ветеран Михаил Павловны тиешле субсидияләр алу исемлекләренә яңадан керткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр иттеләр.

«Ветеранны исемлекләргә яңадан керттеләр һәм барлык бурычларны түләделәр», - диделәр администрациядә.

Моннан тыш, фронтовик Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале алу исемлегенә кертелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100