news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән юлында «КамАЗ» йөк машиналары һәлакәтендә бер кеше имгәнгән

Бер йөртүчене Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.

Чирмешән юлында «КамАЗ» йөк машиналары һәлакәтендә бер кеше имгәнгән
Лилия Сафина

(Чирмешән, 14 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән ягыннан барганда, халык телендәге «Кармалка борылышы» тирәсендә «КамАЗ» автомашиналары бәрелешкән. Берсенең йөртүчесен Әлмәт хастаханәсенә озатканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Чирмешән уңаена баручы «КамАЗ» автомашинасы шоферы куркынычсыз тизлек сайламаган һәм олы юлдан сулга, кыр юлына борылырга дип туктаган.

Алдагы икенче «КамАЗ» йөк машинасының тагылма арбасына килеп керә. Аннан аны үз арбасы да «куып җитә». Нәтиҗәдә бер йөртүченең кабинада аяклары кысылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot