news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кроссовер җиңел машина белән бәрелешкәннән соң кюветка очкан, зыян күрүчеләр бар

Вакыйга шаһитлары сүзләренчә, чит ил машинасы шоферы исерек булган.

Кроссовер җиңел машина белән бәрелешкәннән соң кюветка очкан, зыян күрүчеләр бар

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кроссовер җиңел машина белән бәрелешкәннән соң кюветка  очкан, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га  шаһитлар хәбәр итте.

Алар хәбәренә караганда, бүген, көннең икенче яртысында, Бигеш торак пунктыннан ерак түгел, Чаллы — Зәй трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Хендэ» һәм «Лада» капма-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән чит ил машинасы юлдан кюветка төшеп киткән.

«Һәлакәттә җиңел машина йөртүче зыян күргән. Аягы авыртуга зарланды. Аның белән машинада ике кечкенә бала бар иде. Сабыйлар зыян күрмәгән», — дип аңлаттылар вакыйга шаһитлары.

Шулай ук шаһитлар кроссовер йөртүчесеннән спиртлы эчемлек исе килүен дә әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot