news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иртән күпер баганасына бәрелгән такси машинасы янып беткән

Һәлакәт бүген Вишневский урамында иртәнге сәгать бишләр тирәсендә булган.

Казанда иртән күпер баганасына бәрелгән такси машинасы янып беткән

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда иртән күпер баганасына барып бәрелгән такси машинасы янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Һәлакәт бүген Вишневский урамында иртәнге бишләр тирәсендә булган. Беренче мәгълүматлар буенча, «Фольксваген» машинасын йөртүче 56 яшьлек ир-ат идарәне үти алмаган һәм күпер баганасына килеп бәрелгән. Көчле бәрелүдән чит ил машинасына ут капкан һәм ул янып беткән.

Шофер ут эчендә калган автомобильдән чыга алган. Ир-ат зыян күрмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100