news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чит ил машинасы «ГАЗель» белән бәрелешкәннән соң түбәсенә әйләнеп капланган

Һәлакәт бүген Имәнлек урамында төш вакыты тирәсендә булган.

Казанда чит ил машинасы «ГАЗель» белән бәрелешкәннән соң түбәсенә әйләнеп капланган

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил машинасы «ГАЗель» белән бәрелешкәннән соң түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Һәлакәт бүген Имәнлек урамында 52нче йорт каршында төш вакыты тирәсендә булган. Биредә «ГАЗель» һәм «Мазда» җиңел машинасы бәрелешә,чит ил машинасы бәрелүдән түбәсенә әйләнеп каплана. Шуннан соң аңа «Ниссан» килеп бәрелгән.

Автомобиль йөртүчеләр һәм пассажирлар берсе дә зыян күрмәгән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot