Франция башкаласында терактларда кешеләр һәлак ителгән

Парижда кораллы һөҗүм, шартлаулар булган һәм кешеләр заложник итеп алынган

 (Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Франция башкаласы Парижда узган төндә таныш булмаган затлар стадион янында шартлаулар оештырып, концерт залына килүчеләрне заложник итеп алган.

Бу хакта BFMTV телеканалына сылтама белән РБК хәбәр итә. "Bloomberg" мәгълүматлары буенча, Парижда кимендә 6 тапкыр ату рәвешендә кораллы һөҗүм һәм 3 шартлау булган. "Reuters" исә "Europe 1 Radio"га сылтама белән соңгы һәлакәтләрнең берсе "Les Halles" сәүдә үзәгендәге атышны атый. TF1 белешмәләре буенча, беренче ату тавышлары җирле вакыт белән сәгать 21.30лар тирәсендә Парижның 10 нчы округында Сен-Мартенда ишетелә башлаган, аннары 11 нче округта "Petit Cambodge" ресторанында шундый хәл. Бу җинаятьләрне битлекле кешеләр кылган. Франция белән Германия арасында дусларча матч барган "Stade de France" стадионы янында шартлаулар булган. Матч вакытында стадионда Франция Президенты Франсуа Олланд белән ике илнең тышкы эшләр министрлары Лоран Фабиус һәм Франк-Вальтер Штайнмайер булган. Алар эвакуацияләнгән. Моннан тыш, 11 нче округтагы "Батаклан" концерт залында кимендә 100 кешене заложник итеп алганннар. "Le Soir" газетасы 15 кеше һәлак булуы турында мәгълүмат бирә. "Europe 1" радиостанциясенең шушы зал эчендә булган журналисты "The Eagles of Death Metal" музыкаль төркеме концерты вакытында кораллы 2 яки 3 кеше бәреп кергән, алар битлексез булган. "Һөҗүм итүчеләр халыкка теләсә ничек ата башлады. Бу 10-15 минутлап шулай дәвам итте", - дип сөйләгән репортер. Франция хакимиятендәгеләр парижлыларга урамнарга чыкмаска киңәш иткән. Полиция шиклеләрне тоткарлау турында әлегә рәсми игълан ясамаган.

Президент Олланд илдә гадәттән тыш хәл һәм Франция чикләрен ябу турында игълан итте. "Русская служба BBC" хәбәрендә, террористик һөҗүмнәр сериясендә кимендә 60 кеше һәлак булуы һәм Париж театрында кимендә 100 кеше заложник итеп тотылуы турында белдерелә. "Le Soir" газетасы 15 кеше һәлак булуы турында яза. Шуңа кадәр "Petit Cambodge " ресторанында кораллы кешенең автомат утлы коралдан ут ачкан. "Liberation" газетасы атуда 4 кеше үтерелүен хәбәр итә. "BBC" журналисты вакыйга урынында юлда 10лап кешенең я үлгән, я хәлләре җитди начар булуы хакында мәгълүмат биргән.