Татарстан кешесе Төркиядә тәрәзәгә кысылып үлгәннән соң җинаять эше ачылды

Төркиядә ял иткәндә хатыны һәм кызы кичке чарага киткәч, ир-ат кунакханә бүлмәсенең автомат рәвештә йөри торган тәрәзәсен кысылып кала.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Төркиядә ял иткәндә Татарстан кешесе тәрәзә рамына кысылып үтлгәннән соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 58 яшьлек ир-ат гаиләсе белән Манавгат шәһәрендә кунакханәдә ял иткән. Кич белән Татарстан кешесенең хатыны һәм кызы чарага киткән. Алар кайтканда ир-ат үлгән булган. Ул автомат рәвештә йөри торган тәрәзә рамына кысылган булуы ачыкланган.

Тикшерү фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Җинаять эшен «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча ачканнар.

Бу хәл турында октябрь башында билгеле булды. Мәрхүмнең туганнары сүзләренчә, кунакханә җитәкчелеге гаиләгә ярдәм итмәгән һәм алар белән элемтәгә кермәгән. Кунакханә хуҗасы Татарстан кешесе үз үлеме белән үлгән дип уйлый.

Төркия полициясе мәетне тикшерүгә җибәргән, әмма нәтиҗәләр турында гаиләсенә ярты елдан соң гына хәбәр итәргә вәгъдә иткән.