news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында юл читенә очып төшкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булды

Ә пассажир егет җитди зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Нурлат районында юл читенә очып төшкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булды
Нурлат-информ

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында югары тизлектә юл читенә очып төшкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Авария кичә, кичке алтылар тирәсендә Егоркино авылы янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада Гранта» машинасы сәгатенә 150 чакрым тизлек белән барган.

Алдагы машинаны узганнан соң, йөртүче идарәне югалта һәм машина юл читенә очып төшә.

«Йөртүче — егерме яшьләр чамасындагы егет — арткы тәрәздән очып чыкты һәм урында ук һәлак булды», — дип сөйләде шаһитлар.

Пассажир урынында утырып барган егет — йөртүченең дусты, яшьтәше җитди зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100