news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида мебель цехының түбәсе янган

Янгын мәйданы 30 кв.м тәшкил итә.

Менделеевскида мебель цехының түбәсе янган

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Менделеевскида мебель цехының түбәсе янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 20.13 сәгатьтә 112 номерына Гунин урамында җиһаз цехы түбәсе яна дигән хәбәр килде.

Чакыру буенча килгән 86 нчы янгын часте хезмәткәрләре цехны уттан саклап кала алды, әмма түбәсе янды, диелә хәбәрдә. Янгынның мәйданы 30 кв.м тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot