news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда инспекторлар бите пешкән, аңсыз баланы хастаханәгә алып барырга ярдәм иткән

ДПС инспекторлары ярдәме белән, әни кеше улын берничә минутта хастаханәгә алып барып җиткерә алган.

Казанда инспекторлар бите пешкән, аңсыз баланы хастаханәгә алып барырга ярдәм иткән
республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясе

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда автоинспекторлар бите бик нык пешкән балага табиблар янына барып җитәргә ярдәм иткән. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Казан юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең өлкән лейтенантлары Ренат Шәмсетдинов һәм Рим Кәрибуллинга бер автомобиль йөртүчесе — борчулы ханым мөрәҗәгать итә.

Ул үзен якындагы хастаханәгә озатуларын үтенә. Аның машинасында йөзе һәм тәненең 40 проценты пешкән бала була. Малай әкренләп аңын югалтып барган була.

Автоинспекторлар бу хәл турында тиз арада дежур бүлеккә хәбәр итә һәм машинаның мигалкаларын кушып, автомобильне Республика клиник хастаханәсенә кадәр озата. Табиблар янына берничә минутта барып җитәләр.

Хастаханәдә малайга тиешле ярдәм күрсәтәләр, хәзер аның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100