news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелгән

Машина йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

Кукмарада хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелгән

 Кукмарада хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелә

Төрле тән җәрәхәтләр алган кызны дәваханәгә илтәләр

(Кукмара, 14 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 12 октябрьдә, 10.10 сәгатьтә Кукмараның Гафиятуллина урамы, 4В йорты янында юл һәлакәте була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 24 яшьлек хатын-кыз "Чери Тиго" машинасы белән А.Королев урамыннан М.Гафури урамына таба хәрәкәт иткән вакытта, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сакламаган. Нәтиҗәдәидарәне югалтып, каршы як юл читенә чыгып, электр баганасына бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене район үзәк хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot