Чаллыда яшәүче ир-ат кечкенә кызын көчләгән дип шикләнәләр

Автошәһәрдә яшәүче 38 яшьлек кешене тоткарлаганнар.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче 38 яшьлек ир-ат кечкенә кызын көчләүдә шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

«Кичә Сидоровка бистәсендә кичке җиденче яртылар тирәсендә ир-ат үзенең 8 яшьлек кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган», - дип сөйләде агентлыкка үз чыганагы.

Кызны хастаханәгә салалар, ә әтисен тоткарлыйлар. Ир-атка «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.