news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда адашкан җиде гөмбә җыючы урманнан үзләре чыккан

Алар Яңа Чишмә районы, Әлмәт һәм Чаллы урманнарында адашкан.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда адашкан җиде гөмбәче үзләре урманнан чыккан, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә көндез Яңа Чишмә районындагы Татар Үтәше авылы тирәсендә дүрт кеше адаша. Коткаручылар ярдәме кирәк булмый, алар кайтыр юлны үзләре таба.

Шундый ук очрак соңрак Әлмәттә була. 38 яшьлек ир-ат урманга бара һәм адаша. Ул да мөстәкыль рәвештә кайтыр юлны таба. Ә кич Чаллы урманында 27 һәм 26 яшьлек яшь гаилә адаша. Алар да урманнан юлны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән башка таба ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot