Мәскәү-Ереван маршрутындагы автобус һәлакәткә очраган: 5 кеше һәлак, 25 кеше зыян күргән

Автобус автовоз белән бәрелешкән.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәү-Ереван маршруты белән баручы автобус "Кавказ" автоюлында һәлакәткә очраган. 5 кеше һәлак, 25 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төньяк Осетия буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

Һәлакәт 4.30да "Кавказ" федераль автоюлының әйләнеп узу өлешеннән 8 километр ераклыкта булган. Автобус автовоз белән бәрелешкән, диелә хәбәрдә.

Һәлакәт урынында янгын сүндерүчеләр, коткаручылар - барлыгы 100 кеше һәм 27 берәмлек техника эшли, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб төзелгән.