news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында шәхси йортта янгында әтиле-уллы ике ир-ат үлгән

Ике катлы йортта 71 яшьлек ир-атны һәм аның 46 яшьлек улын тапканнар.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 13.17 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Татарстанның Лаеш районы Габишево авылында Совет урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Урынга 119нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар ике катлы кирпеч йортның янкорылмасын янгын чорнап алуын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр йорттан 71 яшьлек ир-атны һәм аның 46 яшьлек улын алып чыккан. Кызганычка, табиблар ир-атларның үлемен раслаган.

Янгын 18 кв метр мәйданга зыян китергән. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100