news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ике яшьлек кыз бала дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән

Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, параорбиталь гематома булган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич ике яшьлек баланы ГЭС бистәсендәге бер йорт янында тапканнар. Ул дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсеннән әйтүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча әти-әнисе кухняда булганда бала балконга чыгып, шундагы әйберләрдән үзенә баскыч ясаган һәм аска карамакчы булган. Ниндидер бер мизгелдә бала ычкынып китеп, дүртенче кат биеклектән егылып төшкән.

Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, параорбиталь гематома булган. Әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе белән җинаять эше кузгатылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100