news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөк машинасы юл читенә очып төшкән һәм йөртүчесе зыян күргән

Юл-транспорт фаҗигасе кичә иртән Колмәт авылыннан чыгу юлында булган.

Татарстанда йөк машинасы юл читенә очып төшкән һәм йөртүчесе зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Сарман районында йөк машинасы трассадан читкә чыгып очкан, шоферын хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта авариянең шаһитләре хәбәр итте.

Юл-транспорт фаҗигасе кичә иртән Колмәт авылыннан чыгу юлында булган. Шаһитләр әйтүенчә, йөк машинасы тизлеген арттырган һәм кюветка ауган.

61 яшьлек йөртүче зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot