news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Шәхси йорт хуҗасының мәетен ишелеп төшкән түбә астыннан тапканнар.

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында ут капкан йортта ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Октябрина бистәсендә шәхси йорт януы турында хәбәр № 125 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә узган төндә килә. Алар янгын урынына 6 минутта килеп җитә, әмма йортны инде тулысынча ут камап алган, түбә һәм түшәм өлешчә ишелгән, ә ут сарайга күчкән була.

Янгынны бер сәгать чамасы сүндергәннәр, ә хәрабәләрне актару өчен тагын ике сәгать кирәк булган. Кунак бүлмәсендә ишелгән түбә астыннан 62 яшьлек хуҗаның мәете табыла.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100