news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшүсмерләр видео төшерү өчен трамвай алдында рельсларга яткан

Видеоролик белән полиция һәм прокуратура кызыксынган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда яшүсмерләр видео төшерү өчен трамвай алдында рельсларга яткан. Бу ролик социаль челтәрләрдә таралды.

Кадрларда күренгәнчә, балалар трамвай якынлашканын көтеп тора һәм соңыннан рельсларга ята. Транспорт туктап кала.

Әлеге видео белән полиция хезмәткәрләре кызыксынган. «Промышленный» полиция бүлегендә тикшерү башланды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Татарстан Прокуратурасы процессуаль тикшерү барышын контрольдә тота. Ведомство бу хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый һәм нигезле дип тапса, чаралар күрәчәк, диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100