Казанда әнисе ялгыш идәнгә төшереп җибәргәннән соң, яңа туган сабый үлгән

Ана өч атналык баласын коендырган вакытта имгәткән.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кыз яңа туган баласын юындырганда, ялгыш идәнгә төшереп җибәргән, бала үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.«Тикшерүчеләр фаразы буенча, 9 август кичендә хатын коендырган вакытта өч атналык улын ялгыш идәнгә төшереп җибәргән. Бала баш мие имгәнү сәбәпле үлгән», - диде Шептицкий.Хатын үз гаебен таныган. Фаҗига факты буенча, саксызлык аркасында үлемгә китерү сәбәпле, җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.