news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирустан вафат булган

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган.

(Казан, 14 июль, «татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше - 1933, 1952, 1959 һәм 1968 елгы хатын-кызлар һәм 1948 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган.

«Татарстанда коронавирустан вафат булуның биш очрагы теркәлде», — дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде, диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 14 июльгә Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның рәсми саны 572гә җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100