news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдән килә торган җиңел машина юл читенә төшкән һәм яна башлаган

Авария нәтиҗәсендә автомобиль тулысынча янып беткән.

Мәскәүдән килә торган җиңел машина юл читенә төшкән һәм яна башлаган

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мәскәүдән килә торган җиңел машина Татарстан трассасында юл читенә төшеп киткән һәм яна башлаган, дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, авария республиканың Бөгелмә районында булган. Мәскәү номерлары куелган, зур тизлектә хәрәкәт иткән җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм машинага ут капкан.

«Ялкын машинаны мигзел эчендә чолгап алган һәм ул тулысынча янып беткән. Хәтта маркасын да белеп булмый», — диде агентлыкка авариянең шаһитлары.

Юл һәлакәтендә шулай ук дүрт кешенең зыян күрүе билгеле.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100