news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина вак таш өеменә килеп бәрелгән, өч ир-ат имгәнгән

Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче юлда ремонт дигән билгене күрмәгән һәм зур тизлектә вак таш өеменә килеп бәрелгән.

Татарстанда җиңел машина вак таш өеменә килеп бәрелгән, өч ир-ат имгәнгән

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Павел Кличак).  Кичә төнлә республиканың Актаныш районында Картово бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче юлда ремонт дигән билгене күрмәгән һәм зур тизлектә вак таш өеменә килеп бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итә.

Автомобильнең корпусы каты җимерелгән. Нәтиҗәдә, ир-атларның берсе салонда кысылып калган.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм ике пассажир имгәнгән. Аларны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot