news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгынга каршы махсус режимны 26 майга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

Мондый тәкъдим Татарстан территориясендә янгын чыгу куркынычы киеренке һәм аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле күрсәтелә.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгынга каршы махсус режимның гамәлдә булуын 26 майга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

Мондый тәкъдимне ул Татарстан территориясендәге янгын чыгу куркынычы киеренке һәм аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле күрсәтте.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы утырышыннан бирле без янгыннарның санын киметүгә ирештек. Моннан тыш, аларда һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр саны кимеде», - дип өстәде Сергеев.

Элегрәк «Татар-информ» 26 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлады, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100