Янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, «Тандем» сәүдә үзәген эвакуацияләделәр

Сәүдә үзәгендәге кешеләрне эвакуацияләделәр.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бүген көндезге уникенче ярты тирәсендә «Тандем» сәүдә үзәгендә автоматик янгын сигнализациясе эшли башлавы турында сигнал килде. Сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм бинадагы кешеләрне эвакуацияләделәр.

Автоматик янгын сигнализациясе эшли башлауның сәбәбе датчикның төзек булмавыннан икәне ачыкланды.