Шартлаткыч җайланма хәбәре сәбәпле, Казанда 27нче гимназиядән кешеләрне чыгардылар

Бинадан барлыгы 80 баланы һәм 15 олы кешене чыгардылар.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Шартлаткыч җайланма турында хәбәр ителү сәбәпле, Казанның Назарбаев урамы, 48 адресы буенча урнашкан 27нче гимназиядән кешеләрне эвакуацияләделәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Бинадан барлыгы 80 баланы һәм 15 олы кешене чыгардылар.