news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт янында Toyota машинасына бәрелгән катафалк әйләнеп капланган

Бүген иртәнге сәгать тугызынчыда Кузайкино һәм Нурлат юллары киселешендә һәлакәт булган.

Әлмәт янында Toyota машинасына бәрелгән катафалк әйләнеп капланган

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Әлмәт янында Toyota машинасына бәрелгән катафалк әйләнеп капланган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләвенчә, бүген иртәнге сәгать тугызынчыда Кузайкино һәм Нурлат юллары киселешендә һәлакәт булган. Биредә  «ГАЗель» ритуаль хезмәт күрсәтү машинасы һәм Toyota внедорожнигы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән микроавтобус юл кырыена ауган, аннан соң әйләнеп капланган.

«Чит ил машинасы йөртүчесе хәле авыр булуга зарланды. Әмма табиблар аны госпитализацияләүдән баш тартты», - диделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100