news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2нче тикшерү изоляторы хезмәткәре үз-үзенә кул салган

СИЗО хезмәткәренә 22 яшь булган.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Фаҗига бүген иртәнге  сәгать җиделәр тирәсендә булган. Агентлыкка әлеге хәл белән таныш чыганактан билгеле булганча, 2нче тикшерү изоляторының (СИЗО) сак бүлеге кече инспекторы үле килеш дип табылган. Янәшәсендә хезмәт коралы булган.

Агентлык мәгълүматларына караганда, СИЗО хезмәткәренә 22 яшь булган. Ул өйләнмәгән. Фаҗиганең сәбәбе, агентлык мәгълүматларына билгеле булганча , егетнең һөнәри эшчәнлеге белән бәйле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot